Татарстанның 120 гаиләсенә «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале тапшырылачак
Әлеге медальләр 25 елдан артык дус-тату яшәгән гаиләләргә бирелә, диде Әхмәтова.
«Гаилә атналыгы»нда Татарстанның 120 гаиләсенә «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале тапшырылачак. ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы Эльвира Әхмәтова шул хакта хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» МА.
Әлеге медальләр 25 елдан артык дус-тату яшәгән гаиләләргә тапшырыла, диде Әхмәтова.
Шулай ук Татарстан ЗАГСларында «Гаилә атналыгы»н уздыру чорында 50, 60 һәм 70 ел бергә яшәгән гаиләләрне хөрмәтләү тантаналары уздырылачак.
«Ел дәвамында барлык ЗАГС бүлекләрендә гаилә тормышы юбилярларын котлау тантанасы үткәрелә. 2025 елда „Гаилә атналыгы“ вакытында — 700 гаиләгә, ә ел дәвамында 2000нән артык гаиләгә кадер-хөрмәт күрсәтелде», — дип өстәде Әхмәтова.
Фото: Солтан Исхаков/ «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев