Хезмәт даны

Кукмара районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Татарстанлылар 2026 елда машина йөртү таныклыгын MAX мессенджеры аша күрсәтә алачак

Сатып алучылар инде хәзер үк үз яшен МАХ һәм «Цифрлы ID» сервисы ярдәмендә раслый ала.

ТР дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры урынбасары Булат Габдрахманов хәбәр иткәнчә, татарстанлылар быел MAX мессенджеры аша машина йөртү таныклыгын күрсәтә алачак. Ул республика Министрлар Кабинетында узган брифингта шулай дип белдерде, дип яза «Татар-информ» МА.

«Мәдәният учреждениеләрендә MАХ мессенджерын кулланып, күпбалалы гаилә статусын расларга мөмкин булачак. Шулай ук быел машина йөртү таныклыгы тарихын әлеге мессенджерга интеграцияләү планлаштыра», — дип белдерде министр урынбасары.

Ул билгеләп үткәнчә, сатып алучылар инде хәзер үк үз яшен МАХ һәм «Цифрлы ID» сервисы ярдәмендә раслый ала.

Габрахманов шулай ук быел мессенджердагы ике яңа сервис турында хәбәр итте: больничныйларны дистанцион ябу (сынау режимында эшли башлый) һәм ышанычлы контактларга акча күчерү.

Фото: «Татар-информ» МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев