Татарстанда тәүлек эчендә коронавирусның 90 яңа очрагы ачыкланган
Бу чорда республикада Covid-19ның 11502 очрагы теркәлгән.
Татарстанда узган тәүлектә коронавирусның 90 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә, ди «Татар-информ» МА.
Шуларның 3се читтән кертелгән, 87се бер-берсе белән якыннан аралашу аркасында йоктырылган. 18 кеше дәваханәгә салынган, 72 кеше өйләрендә дәвалана.
Казанда – 48, Чаллыда – 7, Түбән Кама районында - 4, Актаныш, Бөгелмә, Кама Тамагы районнарында – өчәр, Буа, Биектау, Лаеш, Саба, Спас районнарында – икешәр, Азнакай, Аксубай, Алексеевск, Арча, Әлмәт, Яшел Үзән, Кайбыч, Лениногорск, Минзәлә, Балык Бистәсе, Тукай һәм Чирмешән районнарында - берәр очрак ачыкланган.
Бу чорда республикада Covid-19ның 11502 очрагы теркәлгән. Узган тәүлектә 10 076 кеше терелгән, шуларның 69ы - узган тәүлектә.
Үлүчеләр саны - 164.
Фото: «Татар-информ» МА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев