Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстанда тәүлек эчендә коронавирусның 631 яңа очрагы ачыкланган

Бөтен вакыт эчендә республикада Covid-19ның 48 167 очрагы теркәлгән.

Татарстанда бер тәүлек эчендә коронавирус инфекциясе йоктырган кешеләр саны буенча чираттагы тапкыр максимум теркәлде. Узган 24 сәгатьтә вирус 631 кешедә расланган, шуларның 81е — 18 яшьтән кечерәк.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, өч кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән. «65 кеше хастаханәгә озатылган, 566 кеше өендә дәвалана», — диелә ведомство хәбәрендә.

Казанда — 292, Чаллыда — 118, Түбән Кама районында — 46, Чистай районында — 24, Яшел Үзән районында — 23, Нурлат районында — 21, Әлмәт һәм Биектау районнарында — унтугызар, Әлки һәм Буа районнарында — сигезәр, Яңа Чишмә һәм Зәй районнарында — алтышар, Актаныш, Балтач, Югары Ослан һәм Лаеш районнарында — бишәр, Лениногорск районында — дүрт, Алексеевск районында — өч, Менделеевск һәм Саба районнарында — икешәр, Арча, Чүпрәле, Алабуга, Кайбыч, Кама Тамагы, Питрәч, Балык Бистәсе, Тукай, Чирмешән һәм Ютазы районнарында берәр очрак ачыкланган.

Шул рәвешле, пандемия башланганнан алып Татарстанда 48 167 кешедә «коронавирус инфекциясе» диагнозы расланган, 38 991 пациент терелгән. Соңгы тәүлектә республикада коронавирустан бер кеше дә үлмәгән.

фото: «Татар-информ» МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев