Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстанда тәүлек эчендә коронавирус белән зарарлануның 97 яңа очрагы ачыкланган

Республикада бу бөтен вакыт эчендә 12680 Covid-19 очрагы теркәлгән.

Татарстанда Covid-19 белән зарарлануның 97 яңа очрагы расланган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә.

Инфекция йоктырган 24 кеше хастаханәгә салынган, калган 73 кеше өендә дәвалана. Барысы да элемтә нәтиҗәсендә авыручылар.

Авыручыларның күбесе Казан шәһәрендә – 54. Яр Чаллыда – 12, Яшел Үзән, Лаеш районнарында – 4әр, Кукмара, Түбән Кама районнарында – 3әр, Буа, Кама Тамагы, Менделеевск, Саба, Тукай, Чистай районнарында – 2шәр, Арча, Бөгелмә, Югары Ослан, Алабуга, Балык Бистәсе районнарында – берәр очрак.

Татарстанда бу бөтен вакыт эчендә 12680 Covid-19 очрагы теркәлгән, 10251 кеше терелгән.

Татарстанда бу бөтен вакыт эчендә 9243 Covid-19 очрагы теркәлгән, 10594 кеше савыккан. Коронавирус инфекциясе корбаннары 179га җиткән.

фото: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев