Татарстанда тәүлек эчендә коронавирус белән зарарлануның 56 яңа очрагы ачыкланган
Соңгы яңалыклар

Татарстанда тәүлек эчендә коронавирус белән зарарлануның 56 яңа очрагы ачыкланган

Республикада бу бөтен вакыт эчендә 8930 Covid-19 очрагы теркәлгән.

Татарстанда Covid-19 белән зарарлануның 56 яңа очрагы расланган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә.

Инфекция йоктырган 9 кеше хастаханәгә салынган, калган 47 кеше өендә дәвалана. Икесе – читтән кертелгән, калганнары элемтә нәтиҗәсендә авыручылар.

Авыручыларның күбесе Казан шәһәрендә – 31. Әлмәт районында – 6, Түбән Кама районында – 5, Яр Чаллыда – 4, Чүпрәле районында – 3, Яшел Үзән районында – 2, Арча, Кама Тамагы, Менделеевск, Тукай, Чистай районнарында – берәр очрак.

Татарстанда бу бөтен вакыт эчендә 8930 Covid-19 очрагы теркәлгән, 7870 кеше терелгән.

Яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе таралуга юл куймас өчен Роспотребнадзор санитар таләпләрне үтәргә кирәклеген искәртә. Җәмәгать урыннарында дистанцияне саклау, кулларны яхшылап сабын белән юу, битлекләр кию, биналарны җилләтү сорала.

фото: «Татар-информ»

 


Нет комментариев