Татарстанда машина белән бәрелешкән вахта автобусы пассажирлары зыян күргән
Авария Казан-Оренбург трассасында Ямаш авылы янында булган.
Әлмәт районында чит ил машинасы белән бәрелешкән вахта автобусы пассажирлары зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ»га шаһитлар хәбәр итте.
"Авария Казан-Оренбург трассасында Ямаш авылы янында бүген иртәнге сәгать сигезләр тирәсендә булган. "Опель Астра" һәм "ПАЗ" вахта автобусы бәрелешкән", – дип сөйләделәр юл-транспорт һәлакәте шаһитлары.
Шаһитлар мәгълүматларына караганда, авариядә автобусның берничә пассажиры җәрәхәт алган. Әлеге мәгълүматлар ачыклана.
Источник: https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/03/189176/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев