Татарстанда коронавирус белән зарарлануның 30 яңа очрагы ачыкланган
Соңгы яңалыклар

Татарстанда коронавирус белән зарарлануның 30 яңа очрагы ачыкланган

Инфекция йоктырган 4 кеше хастаханәгә салынган, калган 26 кеше өендә дәвалана.

Республикада Covid-19 белән зарарлануның 30 яңа очрагы расланган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә.

Инфекция йоктырган 4 кеше хастаханәгә салынган, калган 26 кеше өендә дәвалана. Өчесе – читтән кертелгән, калганнары элемтә нәтиҗәсендә авыручылар.

Авыручыларның күбесе Казан шәһәрендә – 20. Лаеш районында – 2, Актаныш, Әлмәт, Буа, Югары Ослан, Биектау, Алабуга, Яшел Үзән, Норлат районнарында – берәр очрак.

Татарстанда бу бөтен вакыт эчендә 6018 Covid-19 очрагы теркәлгән, 4833 кеше терелгән.

фото: «Татар-информ»

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев