Татарстанда коронавирус белән зарарлануның 27 яңа очрагы ачыкланган
Соңгы яңалыклар

Татарстанда коронавирус белән зарарлануның 27 яңа очрагы ачыкланган

Татарстанда бу бөтен вакыт эчендә 6618 Covid-19 очрагы теркәлгән.

Республикада Covid-19 белән зарарлануның 27 яңа очрагы расланган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә.

Инфекция йоктырган 2 кеше хастаханәгә салынган, калган 25 кеше өендә дәвалана. Дүртесе – читтән кертелгән, калганнары элемтә нәтиҗәсендә авыручылар.

Авыручыларның күбесе Казан шәһәрендә – 21. Норлат районында – 3, Бөгелмә, Яшел Үзән, Теләче районнарында – берәр очрак.

Татарстанда бу бөтен вакыт эчендә 6618 Covid-19 очрагы теркәлгән, 5489 кеше терелгән.

фото: «Татар-информ»

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев