Моннан тыш, газ җиһазларына хезмәт күрсәтү буенча килешү төземәгән һәм җиһазларны рөхсәтсез үзгәрткән кешеләр дә административ җаваплылыкка тартылган.
ТР Дәүләт торак инспекциясе мәгълүматларына караганда, газ җиһазларын тикшерү өчен белгечләрне торакка кертмәүгә бәйле 647 очрак каралган, нәтиҗә буларак, әлеге кешеләрне 1,1 миллион сум күләмендә штрафка тартканнар. Шуларның 185ендә административ штраф билгеләнгән, ә тагын 102 материал буенча тикшерү эшләре дәвам итә.
Моннан тыш, газ җиһазларына хезмәт күрсәтү турында килешү төзүдән баш тарткан, шулай ук газ җиһазларын рөхсәтсез үзгәрткән яки алыштырган гражданнарга да штрафлар салынган. Бу хокук бозулар өчен гомуми штраф күләме 425 мең сум тәшкил иткән.
Нет комментариев