Татарстанда Covid-19 авыруының 38 яңа очрагы ачыкланган
Соңгы яңалыклар

Татарстанда Covid-19 авыруының 38 яңа очрагы ачыкланган

Татарстанда Covid-19 авыруының 38 яңа очрагы ачыкланган

Татарстанда соңгы тәүлек эчендә Covid-19 белән зарарлануның 38 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә, ди «Татар-информ». 

17 кеше госпитализацияләнгән, 21 кеше җиңел яки симптомсыз формада өйләрендә дәвалана. Барлык очраклар да авырулар белән якыннан аралашканнан соң эләктерелгән. 

Казанда – 12, Чаллыда – 7, Лаеш районында – 4, Яшел Үзән һәм Түбән Кама районнарында - икешәр, Аксубай, Әлки, Әтнә, Буа, Биектау, Зәй, Кама Тамагы, Питрәч, Балык Бистәсе, Тәтеш, Тукай районнарында берәр очрак ачыкланган.

Татарстанда бу вакытка кадәр барлыгы 4152 кешедә Covid-19 теркәлгән, шулардан 3027 кеше терелгән. 

фото: «Татар-информ»

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев