Кукмара яңалыклары

"Хезмәт даны" газетасы - Кукмара районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Татарстанда бизнес өчен «Гадел билге» маркировкасына ярдәм итү үзәге ачылды

Үзәктә түләүсез нигездә консультацияләр һәм практик ярдәм алу мөмкинлеге бар.

Татарстан Республикасы Эшмәкәрлеккә ярдәм фондының «минем бизнес» үзәге базасында «Гадел билге» товар маркировкасына ярдәм үзәге эшли башлады. Проект Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан республика эшмәкәрләренә мәҗбүри цифрлы маркировка таләпләренә яраклашуда ярдәм итү өчен эшләтеп җибәрелде.

Яңа структураның төп бурычы — маркировканы керткәндә бизнес чыгымнарын киметү һәм яңа стандартларга күчүне максималь уңайлы итү.

Консультацияләрне Татарстан Республикасының барлык муниципаль районнары эшкуарларына алырга мөмкин.

Язылу өчен телефон: +7 (843) 222-90-64.
Онлайн-язылу: сайтта fpprt. ru («Финанс булмаган ярдәм чаралары » → «Гадел билге» бүлеге).
Адрес: Казан, Петербург урамы, 28нче йорт («Минем бизнес » үзәге).

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы

Фото: ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев