Татарстанда балаларны Кырымга җибәрү буенча вакытлыча чикләү кертелде
Республикада оператив штаб эшли, вәзгыять даими контрольдә тора.
Татарстан 1 сентябрьгә кадәр балаларны һәм төркемнәрне Кырым Республикасы территориясендә урнашкан ял һәм сәламәтләндерү оешмаларына җибәрүне туктатты. Бу хакта ТР Яшьләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» МА.
«Бүгенге көндә Татарстан балалары Кырым Республикасының ике лагеренда кала, һәм алар барлык кирәкле әйберләр белән тәэмин ителгән: кайнар ризык, эчәр су белән», — диде ТР Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров.
Профильле ведомство җитәкчесе ачыклык керткәнчә, җәйне ярымутрауда уздырырга ниятләгән балаларга альтернатива тәкъдим итәчәкләр — Краснодар краеның диңгез ярында ял итү яки акчаларны кире кайтару.
«Республикада оператив штаб эшли, вәзгыять даими контрольдә тора. Ата-аналар мәгълүмат алу өчен 8 (843) 292-29-19 телефоны буенча кайнар линиягә мөрәҗәгать итә алалар», — дип өстәде министр.
Элегрәк Кырым башлыгы Сергей Аксенов үз указы белән 2026 елның 1 сентябренә кадәр төбәк территориясендә урыннарны броньлауны, сәламәтләндерү оешмаларына балаларны кабул итүне һәм урнаштыруны туктатты.
Фото: Татар-информ» МА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев