Татарстанда һава торышы бераз җылытачак
Соңгы яңалыклар

Татарстанда һава торышы бераз җылытачак

Республикада урыны белән кар явачак

Иртәгә, 21 декабрьдә, Татарстан территориясендә бераз җылытачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Республикада аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән кар явачак. Аерым районнарда бозлавык саклана.

Төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә термометр баганалары 17-22 градуска кадәр төшәчәк. Тәүлекнең якты вакытында һава температурасы -8дән алып -13 градуска кадәр салкын булачак.

Татар-информ

фото: Эльвира Мөбарәкшина/ "Хезмәт даны"


Нет комментариев