Татарстанда +20 градуска кадәр җылыта
Соңгы яңалыклар

Татарстанда +20 градуска кадәр җылыта

Скандинавиядән күчеп килгән антициклон килү сәбәпле, 14-16 майда явым-төшемнәр бик аз.

Якын көннәрдә Татарстанда температураның көндезге һәм төнге сәгатьләрдә нык үзгәрүе көтелә. Бу хакта ТР Гидрометүзәге хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» МА.

Скандинавиядән күчеп килгән антициклон килү сәбәпле, 14-16 майда явым-төшемнәр бик аз. Төнлә термометр баганалары 0 -5 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Әмма көндез температура әкренләп күтәрелә башлаячак. Мәсәлән, 14 майда 8...13 градус, 15 майда 10...15 градус, ә пәнҗешәмбе көнне 15...20 градуска кадәр җылыта дип фаразлана.

Синоптиклар мәгълүматлары буенча, 17 һәм 18 май төнендә һава температурасы нульдән түбән төшмәячәк һәм +4тән +9 градуска кадәр тәшкил итәчәк. Көндез һава 15...20 градуска кадәр җылыначак, бераз яңгырлар булырга мөмкин.

Фото: © Михаил Захаров/ «Татар-информ»


Нет комментариев