Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстанда 17 апрельдән янгынга каршы махсус режим кертелә

Әлеге режим вакытында учаклар, каты көнкүреш калдыклары, коры үлән һәм чүп-чар яндыру тыела.

Язгы-җәйге чорда янгын чыгу куркынычы арту сәбәпле, 17 апрельдән 10 майга кадәр республикада янгынга каршы махсус режим кертелә.

Әлеге режим вакытында учаклар, каты көнкүреш калдыклары, коры үлән һәм чүп-чар яндыру тыела. Шулай ук урман янгыннары куркынычы булган торак пунктларда, бакчачылык ширкәтләрендә, балаларның ял һәм сәламәтләндерү лагерьлары, икътисад объектлары, урман массивлары янәшәсендәге ачык территорияләрдә, урман массивлары белән чиктәш торфлы участокларда ачык учакта һәм мангалларда ризык әзерләргә, 1-3 класс куркынычтагы пиротехник эшләнмәләр кулланырга ярамый.

6 апрельгә булган мәгълүматлар буенча быел район территориясендә сигез янгын чыгу очрагы теркәлде, шуларның берсе коры үлән яну белән бәйле.

Нурфат ЯППАРОВ, Балтач һәм Кукмара районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе

Фото: «Татар-информ» МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев