Хезмәт даны

Кукмара районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Татарстан — тормыш сыйфаты буенча алдынгы төбәкләр бишлегендә

Рейтингның икенче бишлегендә кайбер үзгәрешләр булган.

Татарстан тормыш сыйфаты буенча Россия төбәкләре арасында бишенче урынны алды. Республика 2025 ел нәтиҗәләре буенча РИА Новости экспертлары төзегән рейтингта үз позициясен саклап калды. Бу хакта «Татар-информ» МА яза.

Татарстан 2024 елда 75,062 балл җыйган иде, 2025 елда — 76,646 балл. Шул ук вакытта беренче бишлеккә керүчеләр үзгәрмәде: Мәскәү (84,459 балл), Санкт-Петербург (84,211), Мәскәү өлкәсе (81,842) һәм Краснодар крае (77,054).

Рейтингның икенче бишлегендә кайбер үзгәрешләр булган. Ростов өлкәсе алтынчы урынга күтәрелде, Ленинград өлкәсе җиденче урынга төште. Калининград һәм Самара өлкәләре элеккечә сигезенче һәм тугызынчы позицияләрне били. Унынчы булып Воронеж өлкәсе килә, бер ел элек ул 11 нче урында иде. Ә элек унынчы позициядә торган Ханты-Манси автоном округы — Югра бу юлы бары тик 17нче булды.

Фото: «Татар-информ» МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев