Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстан мәктәпләрендә кышкы каникулны озынайттылар

Ял көннәре язгы каникуллар хисабына өстәлә.

Татарстан мәктәпләрендә кышкы каникул рәсми рәвештә 2 көнгә озайтылды, дип хәбәр итте Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы. Ял көннәре язгы каникуллар хисабына өстәлә, дип яза «Татар-информ» МА.

«Салкын көннәр килү сәбәпле, укулар расписаниесенә үзгәрешләр кертелде. Татарстанның күп кенә мәктәпләрендә кышкы каникул язгы каникул хисабына 2 көнгә озайтылды», - диелә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәрендә.

Ведомство мәктәп дәресләренең кайсы очракларда үткәрелмәвен дә искә төшерде.

Авыл мәктәпләрендәге башлангыч сыйныфларда дәресләр 23 градус салкын булганда, шәһәр мәктәпләрендәге башлангыч сыйныфларда һәм авыл мәктәпләрендәге 5-9 нчы сыйныфларда 25 градус салкын булганда үткәрелми.

Шәһәр мәктәпләрендәге 5-9 нчы сыйныфларда 27 градус салкын, авыл мәктәпләрендәге 10-11 нче сыйныфларда 30 градус салкын һәм шәһәр мәктәпләрендәге 10-11 нче сыйныфларда 32 градус салкын булганда дәресләр булмый. 

Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев