Табиб ОРВИ һәм грипптан саклану чаралары турында сөйләде
Тән температурасы күтәрелгән, хәлсезлек тойган очракта тиз арада табибка мөрәҗәгать итү мөһим.
Мәскәү өлкәсе Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш эпидемиологы Зинаида Труш «Радио 1» белән әңгәмәдә грипп һәм ОРВИдан саклану чаралары турында сөйләде. Бу хакта «Татар-информ» МА яза.
Белгеч билгеләп үткәнчә, грипптан саклану өчен иң яхшы чара — прививка ясату. Ләкин прививка ясатуның инде мәгънәсе юк, чөнки иммунитет 4 атна тирәсе формалаша. Прививка ясатырга өлгермәүчеләргә бүтән чаралар ярдәмендә сакланырга кирәк. Белгеч кулларны еш юарга, бүлмәләрне җилләтергә, кешеләр күп булган урыннарда битлек киеп йөрергә һәм дистанция сакларга куша.
«Кулларыгызны ешрак юыгыз, кешеләр күп җыелган урыннарда медицина битлекләре кулланыгыз, пычрак куллар белән борыныгызга, күзләрегезгә һәм авызыгызга кагылмагыз. Иң мөһиме — гигиена, дистанция, бүлмәләрне җилләтү, дөрес йоклау һәм туклану. Бу күпчелек респиратор авырулардан саклаячак», — дип сөйләде табиб.
Тән температурасы күтәрелгән, хәлсезлек тойган очракта тиз арада табибка мөрәҗәгать итү мөһим.
Фото: «Татар-информ» МА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев