Синоптиклар Татарстанда яшен һәм көчле җил турында кисәтә
Соңгы яңалыклар

Синоптиклар Татарстанда яшен һәм көчле җил турында кисәтә

Җил тизлеге көчәйгәндә секундына 15 — 20 метрга җитәргә мөмкин.

27 майда төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә яшен, көчле яңгыр һәм җил көтелә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итте.

Көньяк-көнбатыштан исә торган җил тизлеге көчәйгәндә секундына 15 — 20 метрга җитәргә мөмкин.

Казанда җил тизлеге секундына 17 метрга кадәр җитүе ихтимал, диелә бу хәбәрдә. 

Төнлә һава температурасы +9..14 градус, көндез +18..23 градус җылы булыр, дип фаразлана.

Татар-информ

фото: Эльвира Мөбарәкшина/ "Хезмәт даны"

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев