Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Сергей Димитриев Кукмара волонтерлары белән очрашты

Бүгенге көндә Кукмарада 1000нән артык волонтер исәпләнә.

Бүген район башлыгы Сергей Димитриев иң актив волонтерлар белән очрашты һәм аларга Мактау грамоталары тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында Сабанчино авылы клубы мөдире Әнисә Гайфетдинова, Арпаяз клубының техник хезмәткәре Эльмира Ибраһимова, Кукмара 4нче мәктәбе укучылары Алия Гарифуллина, Айгиз Зәкиуллин, Аяз Якупов, Юлия Бохан, 3нче мәктәп укучысы Алина Гыйләҗевалар бар.

«Быел волонтерларга эш аеруча күп булды. Хезмәтегез өчен рәхмәт», - диде район башлыгы Сергей Димитриев.

Районыбыз волонтерлары бер генә чарадан да читтә калмыйлар. Алар ветераннарга да булышалар, истәлекле урыннарны төзекләндерәләр, тарихи квестлар оештыралар, Җиңү парады һәм Үлемсез полк парадларында катнашалар, төрле проект эшләрендә үзләрен сыныйлар. Бүгенге көндә Кукмарада 1000нән артык волонтер исәпләнә.

Кем ул волонтер? Корпоратив волонтерлыкны сез ничек аңлыйсыз? Сез нинди акция һәм чараларда катнашасыз, нинди проектларны тормышка ашырасыз? Түгәрәк өстәл артында сөйләшүдә әлеге һәм башка сорауларга җаваплар бирелде.

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Хезмәт даны»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев