Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Санкт-Петербургта яшәүче Мария Родигина: Кукмарада үз тарихымны, үз тамырларымны тою — зур бәхет

Шәһәр белән танышу, Кукмара туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре белән аралашу, Родигиннар турында яңа мәгълүматлар алу кунак өчен «тере» тарихка әверелде.

Кукмарага Санкт-Петербургта яшәүче Мария Сергеевна Родигина килде. Ул — XIX гасырда киез аяк киеме белән данлыклы кәсепкә нигез салган эшкуарлар Михаил һәм Иван Родигиннарның нәсел дәвамчысы.

Мария Сергеевна һөнәре буенча архитектор, бүгенге көндә лаеклы ялда. Аның өчен бу сәфәр гади туристлык сәфәре генә түгел, ә ата-бабалары мирасына кагылышлы тарихи бәйләнешләрне барлау, гаилә тамырларын өйрәнү максатын күздә тотты.

Шәһәр белән танышу, Кукмара туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре белән аралашу, Родигиннарның эшчәнлеге, көнкүреше һәм җитештерүне оештырудагы тәүге адымнары турында яңа мәгълүматлар алу кунак өчен, чын мәгънәсендә, «тере» тарихка әверелде.

«Кукмарада үз тарихымны, үз тамырларымны тою — зур бәхет», — дип уртаклашты Мария Сергеевна.

Фото: Алсу Гатауллина/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев