Кукмара яңалыклары

"Хезмәт даны" газетасы - Кукмара районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

«Шәһри Казан» газетасының баш мөхәррире вафат булган

Хушлашу бүген «Татмедиа»да (Декабристлар урамы, 2) сәгать 11.00дә булачак.

«Шәһри Казан» газетасы баш мөхәррире Радик Сабиров вафат. Бу хакта «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» МА.

«Кичә безнең дустыбыз, хезмәттәшебез Радик Сабиров вафат булган. «Татмедиа» җитәкчелеге Радик Сабировның туганнары, дуслары, хезмәттәшләренең тирән кайгысын уртаклаша», — диде Шамил Садыйков.

Хушлашу  бүген «Татмедиа»да (Декабристлар урамы, 2) сәгать 11.00дә булачак.

Радик Сабиров 1979 елда Татарстанның Аксубай районында туа. Ул Казан дәүләт университетын тәмамлый һәм филология фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсен ала. Һөнәри эшчәнлеге елларында Сабиров «Безнең спорт» газетасында, «Мәгариф» журналында һәм «Интертат»та эшли. 2014 елда ул «Идел» журналын җитәкли, ә 2019 елның 20 июненнән «Шәһри Казан» газетасының баш мөхәррире була.

Фото: «Татар-информ» МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев