Хезмәт даны

Кукмара районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Россиядә беренче мәртәбә космос атналыгы үтә: Кукмаралылар да әлеге чарага кушылды

Космос атнасы мәктәпләрдә Бөтенроссия акциясе белән башланды.

РФ Президенты Владимир Путин Указы буенча Россиядә 6-12 апрельдә беренче тапкыр космос атналыгы узачак. Ул бөтен ил буйлап меңнән артык вакыйганы үз эченә алачак. Космос атналыгы чаралары Фән һәм технологияләр унъеллыгында узачак, дип хәбәр итә оештыручылар. Бу хакта «Татар-информ» МА.

Космос атнасы мәктәпләрдә Бөтенроссия акциясе белән башланды. 6 апрельдә укучыларга ил космонавтикасының тарихы һәм бүгенгесе, шулай ук космонавт булу турында сөйләделәр. 7 апрельдә, «Роскосмос» дәүләт корпорациясенең штаб-фатиры — В. В. Терешкова исемендәге Милли космик үзәк (НКЦ) — беренче тапкыр ачык фестиваль мәйданчыгына әверелде. Анда танылган экспертлар чыгыш ясады, шулай ук мастер-класслар һәм иҗади очрашулар узды.

Кукмара Мәдәният йортының иҗат төркеме шәһәрнең 3нче урта мәктәбендә Космонавтика көненә багышланган тематик концерт үткәрде.

Бөтенроссия космонавтика атналыгы кысаларында район Мәдәният йорты артистлары тамашачыларга музыка, шигырьләр һәм чыгышлар белән тулыланган космик бәйрәм бүләк иттеләр.

Алар Юрий Гагарин батырлыгын искә алдылар, йолдызларга илтүче хыял турында сөйләштеләр һәм, әлбәттә, космос турында легендар җырлар башкардылар.

Фото: «Татар-информ» МА; район Мәдәният йорты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев