Россия Президенты балалар бакчаларының эш сәгатен кичке 8гә кадәр арттырырга кушты
Соңгы яңалыклар

Россия Президенты балалар бакчаларының эш сәгатен кичке 8гә кадәр арттырырга кушты

Бу хатын-кызларга бала тугач, квалификациясен югалтмыйча, эшкә тизрәк кайтырга ярдәм итәчәк.

Президент Владимир Путин белдергәнчә, Россиядә ясле төркемнәре һәм балалар бакчалары эшен 20:00гә кадәр озайтырга кирәк. Бу хатын-кызларга бала тугач, квалификациясен югалтмыйча, эшкә тизрәк кайтырга ярдәм итәчәк. Бу хакта «РБК» билгеләп үтте, дип яза «Татар-информ» МА.

Ана өчен мөмкин кадәр тизрәк һөнәри эшчәнлеккә кайту мөһим, һәм баланың яследә яки бакчада булу вакыты моңа ярдәм итә.

Вице-премьер Дмитрий Чернышенко хәбәр иткәнчә, хөкүмәт губернаторлар белән берлектә бу мәсьәләне хәл итү өстендә эшләячәк.

Фото: «Татар-информ» МА


Нет комментариев