Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Рәдиф хәзрәт Тимергалиев мөселманнарны Рамазан ае башлану белән котлады

Кукмара районы имам-мөхтәсибе кукмаралыларга социаль челтәрләрдә мөрәҗәгать итте.

Кукмара районы имам-мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев мөселманнарны Рамазан ае башлану белән котлады. Бу турыда ул социаль челтәрләрдә язып куйды.

«Хөрмәтле мөселманнар, газиз дин кардәшләр! Ихлас күңелдән Сезне Рамазан ае белән тәбрик итәм. Исән-имин әлеге айны каршы ала алдык. Рамазан җир һәм күкләр Хуҗасының бәракәт капкалары ачыла, җир өстенә рәхмәтләр иңә торган ай. Пәйгамбәребез кешеләрне шушы ай килү белән шатландыра торган булган.

«Сезгә Рамазан килде, ул бәракәт ае. Бу айда Аллаһ сезләрне Үз рәхмәте белән колачлый, кимчелек-хаталарны кичерә, кылган догаларны кабул итә. Ул айда Аллаһ сезнең изгелек кылуда үзара ярышуларыгызга карый һәм сезнең исемнәрегезне фәрештәләре каршында искә ала. Бәхетсез шул, кем бу айда Аллаһының рәхмәтеннән мәхрум калды». (Табәрани риваяте).

Ураза тотып, игелекле хәерле гамәлләр кылып үткәрә алсак иде әлеге ай. Гаилә әхелләребез белән генә сәхәрләр ашап, ифтарлар кылып, өйләребездә генә тәравих намазларын үтибез. Аллаһ Раббыбыз ихласлыкларыбызны арттырып әлеге гамәлләребезгә әҗер савапларын арттырып бирсен. Ил-көннәребез тыныч булсын, хавеф-хәтәрләр безне читләтеп узсын. Авырмагыз, сау-сәләмәт булыгыз! Рамазан ае һәрберебезгә шатлык куанычларны мул итеп китерсен!».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев