Районның никахлашу сараенда 50 ел бергә гомер итүче һәм яшь гаиләләр белән бергә түгәрәк өстәл артында сөйләшү булды
Анда яшьләрне районда калдыру калдыру, демографик хәлне яхшырту, аерылышуларны булдырмау өчен ниләр эшләргә кирәклеге кебек көн кадагындагы мәсьәләләр күтәрелде
Бүген Кукмарада “Ныклы гаилә” федераль партия проектын гамәлгә ашыру кысаларында, “Кукмара районында заманча шартларда гаилә-никах мөнәсәбәтләренең үзенчәлекләре” темасына түгәрәк өстәл оештырылды. Анда Татарстан дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, Татарстан Министрлар Кабинетының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина, “Нечкәбил” республика ана матурлыгы һәм гаилә конкурсы җитәкчесе Изольда Жуйкова, район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина, район башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин һәм башкалар катнашты. Әлеге чарага районыбызның 50 ел бергә гомер итүче һәм тормыш баскычыннан яңа гына күтәрелеп килүче яшь гаиләләре, 2017 елда “Нечкәбил” республика ана матурлыгы һәм гаилә конкурсында катнашкан Рәйханә һәм Родион Степановлар чакырылган иде.
Очрашу юбилярларны тәбрикләү белән башланып китте. Аларга бик күп котлау сүзләре яңгырады, истәлек бүләкләре тапшырылды. Түгәрәк өстәл артында сөйләшү исә бик җанлы һәм җылы мохиттә узды. Анда яшьләрне районда калдыру, демографик хәлне яхшырту, аерылышуларны булдырмау өчен ниләр эшләргә кирәклеге кебек көн кадагындагы мәсьәләләр күтәрелде, һәркем үзенең тормыш тәҗрибәсе, уй-фикерләре белән уртаклашты.
фото: Ризилә Корбанова/ "Хезмәт даны"
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев