Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Рамил Нургалиев: «Ялган мәгълүмат тараткан өчен дә җаваплылык бар»

Район эчке эшләр бүлеге начальнигы Кукмарада автоматлы кеше йөрүе турындагы мәгълүматны кире какты.

Илдә барган вәзгыятькә бәйле рәвештә кешеләр арасында месенджерлар, социаль челтәрләр аша төрле мәгълүмат тарала. Аларның күбесе дөреслеккә туры килмәскә, «фейк», ягъни ялган булырга мөмкин. Әмма мондый мәгълүматны таратканчы, җаваплылык турында да онытмаска кирәк. Бу турыда безгә район эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиев сөйләде. 

— Илдәге хәлләр барыбызга да таныш: махсус хәрби операция бара. Безнең Кукмара халкы да анда актив катнаша. Шушы вакыйгаларга бәйле рәвештә кайбер кешеләр илнең икътисадын җимерергә, халыкта паника тудырырга тели. Хәтта терактлар оештыруга кадәр барып җитәләр. Кайберәүләр шулардан чыгып, дөрес түгел сүз сөйләп, кирәкмәгән мәгълүмат тарата. Бу атнада Алабуга һәм Түбән Кама шәһәрләренә пилотсыз очу аппаратлары зыян салды. Шуннан соң кайбер кешеләр үзләренә игътибар җәлеп итү өченме яки, куркуларыннан төрле җирдән мәгълүмат җыеп, халыкка ялган мәгълүмат тараттылар. Мәсәлән, Кукмарада автомат тоткан кеше йөрүе турындагы хәбәр дә җил тизлеге белән таралды. Билгеле, мондый яңалыклардан соң кешеләрдә паника туа, борчыла башлыйлар. Кайберәүләр хәтта балаларын мәктәпкә җибәрергә курка башлады. Бу — фейк мәгълүмат. Мондый сүзләр тараткан өчен закон нигезендә административ җаваплылык каралган. Аның штрафлары бик зур: физик затларга 200 мең сумга хәтле. Әгәр кеше җиткергән бу мәгълүмат аркасында ниндидер инфраструктура объектының эше туктаса яки кемгә дә булса зыян килсә, хәтта җинаять җаваплылыгы да билгеләнә. 
 

Кукмара районы халкына мөрәҗәгать итеп, шуны әйтергә телим: нинди дә булса тикшерелмәгән мәгълүматны каядыр җибәрергә уйлыйсыз икән, аның ахыргы нәтиҗәсе турында да онытмагыз. Чөнки вакыйгаларны авыр кабул итүче кешеләр дә бар, кемнеңдер сәламәтлегенә зыян килер, ә кемдер шул сүзләргә ышанып җинаять кылырга мөмкин. Әле аның милләтара низаг тудыруга да сәбәп булуы бар. Әгәр сез мәгълүматның дөреслеген белергә теләсәгез, аның өчен полиция хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итәргә була, участок инспекторлары һәрвакыт элемтәдә. Үзегез шикле кеше күргәнсез икән, билгеле, дежур частька хәбәр итәргә кирәк. Никадәр тизрәк җиткерсәгез, шулкадәр тизрәк чара күреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев