Районнар арасындагы рейтингта Кукмара үз позициясен саклый
Соңгы яңалыклар

Районнар арасындагы рейтингта Кукмара үз позициясен саклый

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сүзләренчә, алдынгы районнар үз потенциалын да үстерә, производство нәтиҗәлелеген дә тәэмин итә.

Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы терлекчелек, үсемлекчелек, хезмәт хакы, тулай продукция күләме буенча елдагыча районнар рейтингын төзегән. Лидер районнар арасында Кукмара, Әтнә, Балтач — беренче өчлектә. Бу хакта «Татар-информ» МА хәбәр итә.

«Алар үз позицияләрен саклап килә», — диде йомгаклау коллегиясе утырышында ТР Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров.

Утырышта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнаша.

Министр сүзләренчә, алдынгы районнар үз потенциалын да үстерә, производство нәтиҗәлелеген дә тәэмин итә.

Фото: «Татар-информ» МА


Нет комментариев