Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Район Мәдәният йортында депутатларны өстәмә сайлау уза

Әлеге участокта барлыгы 735 кеше сайлауда катнашып, үз фикерен белдерә ала.

1666нчы сайлау участогы район Мәдәният йортында урнашкан. Әлеге участок ике округка бүленә, бүген шуның берсендә депутатларны өстәмә сайлау уза. Восточная, Производственная, Ленин урамының бер өлешендә, Островский, Чехов тыкрыгында теркәлгән 735 кеше сайлауга килеп, үз фикерен белдерә ала.

«Участокны иртәнге сәгать җидедә Россия, Татарстан гимннарын уйнатып ачтык. Кеше сәгать сигезләрдә килә башлады. Восточная урамында яшәүче пенсионерларыбыз бик актив. Шунысы да бар: төшке ашка кадәр махсус автобус билгеләнгән иде. Беренче килгән сайлаучыга бүләк тапшырдык. Шулай ук беренче тапкыр сайлаучы иң яшь кешегә дә бүләгебез бар, әмма ул килмәде әле. Авыру сәбәпле килә алмаган һәм өлкәннәр арасында 72 кеше өйдә сайларга теләк белдерде, сайлау комиссиясе вәкилләре алар янына үзләре бара», - диде 1666нчы сайлау участогы комиссиясе рәисе Гөлнара Бәдегыева.

Участокта барлык санитар таләпләр дә үтәлә: маска, перчатка, ручкалар бирелә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев