Пчеловод авылыннан Юлия Марышева “Керәшен чибәре” бәйгесендә 3 урынга лаек булды. Кызга 17 яшь, Казан медицина көллиятендә укый
Мамадыш районының Җөри авылында узган республикакүләм керәшен мәдәнияте бәйрәме – Питрау сабантуенда кукмаралылар да актив катнашты. Пчеловод авылыннан Юлия Марышева “Керәшен чибәре” бәйгесендә 3 урынга лаек булды. Кызга 17 яшь, Казан медицина көллиятендә укый. Кызыл Тау авылының клуб мөдире Анфиса Егорова җитәкчелегендәге “Тиңдәшләр” керәшен фольклор ансамбле диплом белән бүләкләнде һәм “Музей-йорт” конкурсында икенче урынны яулады. Бу хакта район Мәдәният йорты методисты Фәрзия Сәлламова хәбәр итте.
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев