Оштырма Юмья җирлегендә халык җыены узды
Районыбызның авыл җирлекләрендә узган елгы эш нәтиҗәләренә багышланган халык җыеннары дәвам итә.
Район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова җитәкчелегендәге төркем бүген Ош.Юмья җирлегендә булды. Очрашып-сөйләшү Иске Юмья мәдәният йортында узды.
Ош.Юмья авыл җирлегенә җиде авыл керә. 384 хуҗалыкта 1256 кеше яши. Узган ел 16 сабый дөньяга килгән булса, 23 кеше вафат булган.

Җыенда чыгыш ясаган Станислав Тимофеев җирлектәге социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре белән таныштырды, ел дәвамында башкарылган эшләрне атады, киләчәккә булган планнары белән уртаклашты. Шулай ук очрашуда «Әсәнбаш-Агро» җәмгыяте җитәкчесе Рафис Баһаветдинов, Иске Юмья авылы балалар бакчасы мөдире Лариса Антонова, клуб мөдире Марианна Абрамова, Саба урманчылыгыннан Инсаф Сабирҗанов, участок инспекторы Николай Ивановларның чыгышлары тыңланды.

Районда һәр тармакта башкарылган эшләр турындагы ролик белән танышканнан соң, алдынгылар бүләкләнде.
Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев