Хезмәт даны

Кукмара районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Нырты авыл җирлегендә хисап җыелышы узды

2025 елда үзара салым өчен халыктан 347 мең 400 сум акча җыеп тапшырылган.

Нырты авыл җирлегендәге 243 хуҗалыкта 751 кеше исәпләнә, ләкин күбесе биредә яшәми икән. Җирлек территориясендә 2 мәдәният йорты, 1 табиб амбулаториясе һәм фельдшер-акушерлык пункты, китапханә, почта бүлеге, урта мәктәп, балалар бакчасы, 2 шәхси кибет, бер автомат-телефон станциясе халыкка хезмәт күрсәтә. 

Җирлектә Артур Заһидуллин, Илшат Хамизов, Рафаэль Заһидуллин крестьян-фермер хуҗалыклары һәм Вахитов исемендәге хуҗалык матур гына эшләп килә.

Вахитов исемендәге хуҗалык арендада булган пай җирләре өчен 1 пайга 500 сумлык ике төргәк салам, печән өчен 640 сум акча һәм ике центнер бодай өләшенгән.

«Җирлектә авария хәлендәге ике йорт бар иде, алар сүтелеп, территорияләре җыештырылды. Ел башыннан Төркәш клубы бинасына капиталь ремонт башкарылып чыкты, анда яңа капкалар ясалды. Программа нигезендә Нырты авылына юл кырыена яктыртыкычлар урнаштырылды. 2025 елда үзара салым өчен халыктан 347 мең 400 сум акча җыеп тапшырылды. Республикадан кайтканы белән бергә әлеге сумма 1 миллион 542 мең 196 сум булды. Юл эшчәнлегенә — 437 мең 500 сум, халыкны су белән тәэмин итү максатыннан — 132 мең 107 сум 71 тиен, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен — 145 мең, урам яктырткычларын сатып алу һәм лампочкаларны карап тоту өчен — 76 мең 870 сум, территорияләрне төзекләндерү өчен 710 мең 133 сум акча тотылды», — дип сөйләде үз чыгышында җирлек башлыгы Таһир Котдусов.

Биредә яшәүчеләр махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә һәрвакыт ярдәм итеп торалар. Авыл халкы, мәдәният хезмәткәрләре гуманитар ярдәм җыюда, җылы оекбашлар бәйләүдә, маскировка челтәрләре үрүдә актив катнаша. Мәктәптә окоп шәмнәре ясыйлар, солдатларга хат язалар.

«Әле башкарасы эшләр бихисап. 2026 елда үзара салым акчасына авыл урамнарына таш җәяргә, күпер төзергә, зиратларны тәртипләргә, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итәргә, җирлек территориясен читартырга, матурларга һәм башка төрле эшләр планлаштырабыз. Төп проблемабыз — Ятмас-Дусай белән ике арадагы юлның сыйфаты. Бүгенге көндә Төркәшкә скважина, Яңа Чәбия авылына су башнясы кирәк», — диде җирлек башлыгы.

Фото: Елена Кузнецова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев