Нырты мәктәбендә махсус хәрби операциядә һәлак булган ике якташыбыз истәлегенә мемориаль такталар ачылды
Мемориаль такталарны ачу тантанасында район җитәкчеләре, хәрбиләрнең якыннары, туганнары һәм башкалар катнашты.
Бүген Нырты мәктәбендә тантаналы чара узды: махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган Салават Шиһабиев һәм Павел Батьков истәлегенә мемориаль такталар ачылды. Әлеге чарада район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Әхмәтшина, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, иҗтимагый оешма вәкилләре, солдатларның якыннары, туганнары һәм башкалар катнашты.
Әлеге егетләр икесе дә Нырты мәктәбендә белем алалар. Укыган елларда үзләрен бары тик яхшы яктан гына күрсәтәләр, спортны яраталар, бер эштән дә курыкмыйлар, һәрвакыт ярдәмгә ашыгалар. Махсус хәрби операция башлангач, әлеге күркәм сыйфатлар егетләрне ил сагына этәрә, һәм алар үз теләкләре белән илебезне сакларга алыналар.
Салават Шиһабиев 1990 елның 4 гыйнварында гаиләдә беренче бала булып дөньяга килә. 2008 елда Нырты мәктәбен тәмамлаганнан соң, армия хезмәтен уза. Ә махсус хәрби операция башлангач, контракт төзеп, ил тынычлыгы өчен көрәшкә китә. Сугышчан бурычын үтәгәндә каты яраланып вафат була.
«Салаватның мәктәптә укыган вакытын хәтерлибез. Бик акыллы, тәртипле, сүз тыңлаучан егет иде. Дәресләрдә дә актив катнашты. Ул — безнең Героебыз. Махсус хәрби операциядә катнашып вафат булган егетләрнең исемнәрен мәктәп стеналарына мемориаль такталар куеп мәңгеләштерәбез. Бүгенге көндә алар безнең бишәү булды. Яшь егетләрнең гомерләре өзелә, бу бик аяныч. Махсус хәрби операция тизрәк җиңү белән тәмамлансын, егетләр исән-сау туган якларына кайтсыннар иде», — диде Нырты мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Рәмзия Сәмигуллина.
Павел Батьков исә 1982 елның 28 гыйнварында дөньяга килә. 1998 елда Нырты мәктәбен тәмамлый. 2024 елның октябрь аенда контракт төзи. 2025 елның 5 гыйнварында Луганск Республикасының Покров юнәлешендә барган каты чуалышлар вакытында гомере өзелә.
Чарада катнашучылар егетләрнең якыннары, туганнарының кайгыларын уртаклашты, сабырлык теләде.
Айсинә Кәбирова, Нырты урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы:
Мәктәпләрдә мемориаль такталар ачылу бик мөһим дип уйлыйм. Чөнки ул — хәтер. Яшьләр Ватан өчен башларын салган Геройларны белергә тиеш. Алар – якташларыбыз, шушы мәктәптә укыганнар, без йөргән юллардан йөргәннәр. Без үзебез дә мәктәптә махсус хәрби операция зонасында булган егетләргә булышырга тырышабыз, гуманитар ярдәм җыюда катнашабыз. Солдатлардан да рәхмәт сүзләре килеп ирешә. Мәсәлән, безнең бер кыз хәрбиләргә хат язган иде, аңа хәтта солдатлар, рәхмәт әйтеп, бүләк җибәрделәр.
Флера Иванова, Салават Шиһабиевның туганы:
Батырларыбызны хөрмәт итеп килгән һәркемгә, егетләрнең исемнәрен мәңгеләштергән мәктәп коллективына рәхмәт. Салават — сеңлемнең улы. Мин балалар бакчасында эшләдем, шуңа күрә ул күз алдымда үсте. Бик сабыр, тыныч, эшчән егет иде, һәрвакыт елмаеп эндәште. Гаиләдә сеңлесе, энесе, әти-әнисенең нык терәге булды. Безне дә ярдәменнән ташламады. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Мәскәүгә укырга китте. Аннан да әти-әнисенә Рәхмәт хатлары килде. Махсус хәрби операция башлангач та читтә калмады, үзе теләп, Ватанны сакларга алынды. Урыны оҗмахта булсын, без аны бик юксынабыз.
фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев