Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада Бөек Җиңүнең 78 еллыгы билгеләп үтелә

Бәйрәм чаралары шәһәрнең үзәк урамында һәм Комсомол мәйданында уза.

Бүген Кукмараның «Геройлар аллеясе»ндә һәм «Хәтер паркы»нда мемориаль һәйкәлләргә веноклар куелды. Җиңү көне уңаеннан оештырылган парадны, хәрби техника йөрешен, бәйрәм концертын карарга меңләгән кунак һәм район халкы җыелган иде.

Техникалар «Ура» дигән шатлыклы авазлар һәм сугыш еллары җырлары астында шәһәрнең үзәк урамы буйлап хәрәкәт итте. Берничә берәмлек хәрби техника, меңнән артык район оешмалары һәм предприятиеләре хезмәткәрләре катнашында ел саен үткәрелә торган әлеге парад - һәркем өчен таныш картина. Ләкин ул Җиңү көненең якты бер мөһим өлеше булып кала.

Аннары бәйрәм Комсомол мәйданында дәвам итте. Район башлыгы Сергей Димитриев сугыш һәм тыл ветераннарына, сугыш хәрәкәтләрендә катнашучыларга, район халкына мөрәҗәгать итеп, Җиңү көне - ул патриотизм, милли горурлык һәм Россия даны бәйрәме дип билгеләп үтте. «Җиңү көне - бөтен халык өчен кадерле, барлык буыннарны берләштерүче бәйрәм ул. Ватанны саклаган һәм дөньяны нацизмнан коткарган геройларның батырлыгыннан да югарырак батырлык юк», - диде район башлыгы.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән кукмаралыларны Татарстан Премьер-министры урынбасары, республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров тәбрикләде. «Бу бөтенхалык бәйрәмендә без киләчәк буыннарга тыныч тормыш һәм азатлык китергән күпмилләтле совет халкының каһарманлыгы алдында баш иябез», - дип укыды Татарстан Рәисе котлавын Марат Җәббаров.

Бәйрәм белән шулай ук республика Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова һәм районның хәрби комиссары Альберт Гомәровлар тәбрикләде.

Алга таба «Чәчәк атучы май ил буйлап атлый» дигән театральләштерелгән тамаша булды. Бәйрәм программасы музыкаль номерлар, фронт җырлары, сугыш чорын чагылдырган театральләштерелгән митинг белән үрелеп барды.

Һәлак булган сугышчыларны бер минут тынлык белән искә алганнан соң, Бөек Ватан сугышы солдатлары истәлегенә күккә дистәләгән шарлар җибәрделәр. 

Җиңү көне программасы шәһәрдә кичкә кадәр дәвам итәчәк. 18.00 сәгатьтә Комсомол мәйданында «Җиңү вальсы» акциясе, 19.00 сәгатьтә «Җиңү яшь килеш кала» дип исемләнгән бәйрәм концерты узачак . Ә 21.00 сәгатьтә Рөстәм Насыйбуллин һәм Илзирә Зариповалар чыгышы планлаштырылган. 

Чаралар программасы бәйрәм дискотекасы белән тәмамланачак.


Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев