Музей директоры Төркиядә булды
Татарстан Республикасы делегациясе составында булган Ләбүдә ханым әлеге конференциядә “Чынгыз Айтматовның нәсел тармагы” лекциясе белән чыгыш ясады
Кукмара туган төбәкне йөрәнү музее директоры Ләбүдә Дәүләтшина Төркиянең Стамбул шәһәрендә үткән Чыңгыз Айтматовка багышланган халыкара форумда катнашты . "Россия – Ислам дөньясы" стратегик караш төркеме “Мәдәниятара диалог - Чыңгыз Айтматов мирасы” дип аталган халыкара түгәрәк өстәл оештырды. Татарстан Республикасы делегациясе составында булган Ләбүдә ханым әлеге конференциядә “Чынгыз Айтматовның нәсел тармагы” лекциясе белән чыгыш ясады. Соңыннан Әскәр Айтматовка Ләбүдә ханым нәсел шәҗәрәсен бүләк итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев