Мәзәкләр: елмаеп-көлеп алыйк
Мәзәкләр укып, кәефегезне күтәреп алыгыз әле.
— Әгәр алай дулыйсың икән, хәзер үк әнием янына кайтып китәм! Аны бездә торырга алып киләм.
►►►
Берәү, өченче тапкыр өйләнгәннән соң:
— Я, хатыннан уңдыңмы инде? — дип сорыйлар икән дуслары.
— Юк,— ди икән теге, — үзем түгел, хатыным уңды. Мин аның дүртенче ире булып чыктым.
►►►
— Кичә бакчада иреңнең бер чибәр ханым белән йөргәнен күрдем.
— Күрсәң ни булган?! Әллә аның яшендәге ирнең бакчада чиләк яки көрәк күтәреп йөргәнен күрергә теләр идеңме?
►►►
— Кичә мин сезне кафеда бер яшь кыз белән күрдем. Ул сезнең кызыгыз идеме?
— Әйе, әйе. Ләкин бу турыда минем хатынга әйтә күрмәгез.
►►►
— Күпме ялган акча эшләдегез?
— Бары тик кеше рәтенә керер өчен җитәрлек кенә булды, судья әфәнде.
►►►
— Алкоголь гаиләне тарката, хатын-кызны ирдән биздерә, — ди лекциясендә табиб...
— Аның өчен күпме эчәргә кирәк?
►►►
— Әти, иртәгә мәктәптә укучылар, укытучылар һәм ата-аналарның кечкенә җыелышы була.
— Ә нәрсә соң ул «Кечкенә җыелыш» дигәнең?
— Анда син, мин һәм сыйныф җитәкчесе — өчәү генә утырачакбыз.
►►►
— Сиңа нәрсә алыйк, улым: портфельме, әллә каешлы сумкамы?
— Сумка яхшырак, рогатка атарга кул буш була.
►►►
— Әти, син синус белән косинус нәрсә икәнен беләсеңме?
— Безнең тел сүзләре түгел алар, улым. Русча «печән» дигән сүздән алынган. Синусың — әле чабылмаган печән, ә косинусың, чабып, чүмәләгә өйгән печән була.
►►►
— Тәмле төшләр күреп йокла, балам!
— Ә тәмле төшләр күрер өчен мендәр астына бер уч конфет куеп ятарга кирәк.
►►►
Бер авыл яныннан поезд узган саен, тимер юл буена бер карт килә дә машинистка телен күрсәтә икән.
— Ник аңа тел күрсәтәсең? — дип сорый карттан берәү.
— Тел күрсәткән саен ул, миңа тидерим дип, ташкүмер ыргыта, мин шул күмер белән мич ягам.
Фото: ясалма интеллект ярдәмендә ясалды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев