Хезмәт даны

Кукмара районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Лубяндагы вәзгыять: кешеләрнең иминлеге беренче урында

Авыл халкы белән очрашу вакытында да аңлату эшләре алып барылган, йорт-каралты кураларны иминиятләү мәсьәләсе күтәрелгән.

Шушы көннәрдә район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин Лубян авылында булып, су басу куркынычы янаган территориядәге хәлләр белән танышты. Искәртеп үткәнчә, Нократ елгасында су дәрәҗәсе күтәрелү сәбәпле, авылның Остравная, Заречная, Заводская, Парковая һәм Ленин урамнарындагы 20дән артык шәхси хуҗалыкның йорт яны участокларына су басу куркынычы бар.

Әлеге территория тиешле хезмәтләр тарафыннан аерым контрольгә алынган. Бүгенге көндә тормыш-көнкүрештән өзелгән торак пунктлар юк, халыкны эвакуацияләү кирәкми. Шулай ук янгын куркынычсызлыгы чаралары күрелгән, азык-төлек һәм медицина ярдәме белән тәэмин итү мәсьәләсе дә игътибар үзәгендә.

Җирлек башлыгы Гүзәлия Тежикова билгеләп үткәнчә, су дәрәҗәсе һаман да арта, һәм хәл катлауланырга мөмкин. Бу очракта кайбер хуҗалыкларның йортларына ук су керү ихтималы бар.

«Кешеләрне вакытлыча урнаштыру пункты әзер, документлар тәртипкә китерелде. Авылда һәр хуҗалыкта диярлек көймәләр бар, безнең резерв та бар. Гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта, без тулысынча әзер», — диде ул.

Азат Гарифуллин да вәзгыятьне даими контрольдә тоту мөһимлеген ассызыклады.

«Бүгенге көндә иң әһәмиятлесе — халыкның иминлеге. Барлык хезмәтләр дә көчәйтелгән режимда эшли, кирәкле чаралар алдан ук күрелә. Паникага бирелмичә, оешкан төстә эш итү — төп бурыч. Без авыл халкына һәрьяклап ярдәм итәргә әзер», — дип белдерде ул.

Авыл халкы белән очрашу вакытында да аңлату эшләре алып барылган, йорт-каралты кураларны иминиятләү мәсьәләсе күтәрелгән. Халыкка су басу куркынычы турында кисәтү ясалган. Шуңа карамастан авылда паника күзәтелми, кешеләр хәлне аңлап, тынычлык сакларга тырыша. Барысы да яхшыга өмет итә.

Фото: Гөлнара Кәримуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса