Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Лубян урман-техник көллияте студентлары «Волгатех урман кубогы» һөнәри осталык төбәкара конкусында призер булды

Конкурс «Урман һәм урман-парк хуҗалыгы», «Урман әзерләү технологиясе», «Бакча-парк һәм ландшафт төзелеше» белгечлекләре буенча үткәрелде. Теоретик һәм практик өлешләр каралган иде.

Йошкар-Ола шәһәренең Идел буе дәүләт технология университеты базасында «Волгатех урман кубогы» һөнәри осталык төбәкара конкурсы узды.

Ярышларда Мари Эл Республикасы, Татарстан, Башкортстан, Киров, Түбән Новгород, Пенза, Владимир, Мәскәү өлкәләреннән һөнәри белем бирү учреждениеләре командалары катнашты. Татарстанны Лубян урман-техник көллияте студентлары Евгения Александрова, Ангелина Мөбарәкова, Азат Фәсхетдинов һәм Раил Исмәгыйлевлар тәкъдим итте.

Лубян урман-техник көллияте студентлары «Волгатех урман кубогы» һөнәри осталык төбәкара конкусында призер булды

Конкурс «Урман һәм урман-парк хуҗалыгы», «Урман әзерләү технологиясе», «Бакча-парк һәм ландшафт төзелеше» белгечлекләре буенча үткәрелде. Теоретик һәм практик өлешләр каралган иде.

Бәйге йомгаклары буенча Азат Фәсхетдинов конкурсның практик этабы, шулай ук «Катнаш кисем белән кисү» һәм «Агач аудару» күнегүләре (белгечлеге — «Агач әзерләү технологиясе») йомгаклары буенча 1нче урынны алды. Евгения Александрова һәм Ангелина Мөбарәковалар конкурсның практик этабының «Проект биремен гамәлгә ашыру» икенче туры йомгаклары буенча 3нче урынга лаек булды («Бакча-парк һәм ландшафт төзелеше» белгечлеге).

Лубян урман-техник көллияте студентлары «Волгатех урман кубогы» һөнәри осталык төбәкара конкусында призер булды

фото: ТР урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев