Кукмараның Ринат Мөхәммәтшин исемендәге стадионында төзекләндерү эшләре бара
Төзекләндерү вакытында тормышка ашырылачак иң зур үзгәрешләрнең берсе — бинаның җылытылуы булса, икенчесе — аның икенче катында заманча киберзона булдыру.
Районда бик күп объектларда төзелеш һәм ремонт эшләре киң колач алган. Шулар арасында Кукмарадагы Ринат Мөхәммәтшин исемендәге стадион да бар.
Хәзерге вакытта стадион территориясендә эш кайный. Подрядчы оешма җитәкчесе Айдар Хәкимовны да шунда очратып, эш барышы белән кызыксындык.
— Әлеге объектка без ел башында килдек. Хәзерге вакытта стадион бинасында демонтаж эшләре тулысынча диярлек тәмамланды. Мәйдандагы газон катламын салдырасы бар, әлегә ул кар астында. Бүгенге көндә электр линияләрен яңарту эшләре дәвам итә. Бина эчендә мәгълүмат тапшыру һәм эшкәртүне тәэмин итүче инженерлык коммуникацияләре — слаботочная система урнашСтадионга заманча караш тырыла. Шулай ук идәннәр заливать ителә, ә җылылык системалары инде 80 процентка башкарылды, — дип сөйләде Айдар Фәйзелхак улы.

Моңа кадәр стадиондагы әлеге бина җылытылмый торган булса, хәзерге ремонт барышында анда газ кертү каралган.
— Төзекләндерү вакытында тормышка ашырылачак иң зур үзгәрешләрнең берсе — бинаның җылытылуы булса, икенчесе — аның икенче катында заманча киберзона булдыру. Биредә компьютерлар урнаштырылачак, шулай ук аерым буфет та эшләячәк. Ә бинаның беренче катында, элеккечә үк, душ һәм киенүчишенү бүлмәләре урын алачак, — дип билгеләп үтте Айдар Хәкимов.
Стадионның уен мәйданында да зур яңарту эшләре көтелә: иске газон катламы тулысынча сүтеп алынып, аның урынына яңасы җәеләчәк. Моннан тыш, мәйданга өстәмә яктырткычлар куелачак, заманча табло урнаштыру да планга кертелгән. Финанс мөмкинлекләре рөхсәт иткән очракта, резина катламда да өлешчә ремонт эшләре башкару күздә тотыла.

— Төзелеш материаллары белән авырлыклар юк. Аларның күбесенә алдан ук заказ бирелеп куелды, калганнары да үз вакытында кайтып тора. Ремонт билгеләнгән сроклар нигезендә e Ринат Мөхәммәтшин исемендәге стадионда эш бара. /АВТОР ФОТОСЫ. e Очрашуда сүз башлыча патриотлык, Ватанга булган мәхәббәт турында барды. /АВТОР ФОТОСЫ. алып барыла. Объектны исә 1 августка тапшырырга ниятлибез, — дип билгеләп үтте оешма җитәкчесе.
Илнур Кәримов, өлкән бригадир:
— Тө з е л е ш ө л к ә с е н д ә күптәннән эшлим. Әлеге бинаны башта сүттек, ә хәзер аны яңадан — уңайлы, җайлы һәм заманча итеп төзибез. Бирегә ял итәргә һәм уйнарга килүчеләр өчен дә мөмкин кадәр яхшы шартлар булсын дип тырышабыз. Төзелеш эше җиңел хезмәт түгел, әлбәттә. Әмма бездә барысы да тәртип белән бара, тоткарлыклар юк. Эшчеләр дә канәгать, хезмәт хакы яхшы, аны вакытында алабыз. Эш барышында туган сорауларны җитәкчелек белән киңәшләшеп, уртак фикергә килеп хәл итәбез. Бригадабызда яшьләр дә шактый. Аларны эшкә өйрәтәбез, тәҗрибә уртаклашабыз, барыбыз бер гаилә кебек хезмәт куябыз.

Фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев