Кукмараның матурлыгын кем «җимерә»?
Кукмараның матурлануы, төзекләнүе һәркемнең күз алдында. Әмма, кызганыч, арабызда булдырганны юкка чыгаручылар, ватып-җимерүчеләр дә бар шул.
Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Ринат Хәйруллин андый очраклар хакында ачынып сөйләде:
— Комсомол мәйданы янындагы бертуган Комаровларның кунак ишегалдын гына алыйк. Инде ничә еллар андагы яктырткычларга зыян салып йөрәккә төшәләр. Шарлы, коеп эшләнеп брусчаткага беркетелгәне, ландшафтлылары — кайсы туры килә, шуны ваталар. Без төзәтәбез, «озын куллы»лар җимерә. Биредәге парк зонасында бетонлы тумба, эскәмия сыман ясалган эшләнмәләр дә бар. Шуларның өчесен инде ваттылар. Ял эскәмияләренең рәшәткәләрен каералар, бик нык ачулары чыкканда, бөтенләй читкә үк алып ташлыйлар. Сәүдә рәтләрендәге будкаларның тәрәзәсен коеп төшереп эчкә үтеп керү, аннан арба урлап чыгу очрагы да булды. Маркер, карандаш, акбур һәм буяу белән теләсә нинди сүзләр язуны санап бетерерлек түгел, койма-киртә, элмә такта, эскәмия, брусчатка, атынгычлар, дисеңме... берсе дә калмый.
Ринат Рәфкать улы автобус тукталышларына, утырткан агачларга һәм бәдрәфләргә зыян салучыларны да игътибардан читтә калдырмады.
— Җай туры килгәндә, аларны да җимерергә генә торалар. Ленин бакчасы янындагы тукталыш әле өр-яңа иде. Күптән түгел аның як-ягындагы ике катлы тәрәзәсенең берсенә нәрсә беләндер сукканнар да, ул чәрдәкләнеп бетте, инде икенче каты да коелып төшкән, — ди ул. — Узган ел «Домо» кибетеннән алып элеватор бинасына кадәрге арада юл читенә утыртылган юкә агачларына шактый зыян салдылар, күбесенең очын сындырдылар. Шулай ук бертуган Комаровларның кунак ишегалдына утыртылган чәчәкләрне таптап, биш төп агачны сындырып чыктылар. Үсентеләр матур булып тернәкләнеп киткәннәр, чәчәк атып утыралар иде. Без соңгы вакытта парк-скверларга күпьеллык чәчәкләр утырта башладык. Кайберәүләр шуны казып алып, үз бакчасына күчерә. Шушы көннәрдә Ленин бакчасын йөреп чыккан идем әле, шактые юк. Бертуган Комаровлар кунак ишегалдында печән чабучы егетләр: «Ике әби көрәк-чиләкләр белән килде дә, монда кеше бар икән дип, кире китте», — дип сөйләде. Агач-куакларны иң элек подрядчы оешма, аннары «Чиста шәһәр» оешмасы гел яңартып тора. Халык без утыртканны урлагач, агач-куак ничек җитсен инде ул?! Бәдрәфләргә килсәк, Ринат Мөхәммәтшин исемендәге стадион янындагысының раковинасын җимерделәр, су ага торган кранын йолкып алдылар. Район эчке эшләр бинасы янындагысының унитазына нинди генә чүп-чар тутырмыйлар. Шулар тыгыла да кышка таба ката. Диварларын, идәннәрен пычрату, йомышларны идәнгә генә үтәүләр хакында әйтмим дә. Хәтта бәдрәф кабинасы эчендә ашап-эчеп утыручылар да юк түгел. Бу — әле фактларның берничәсе генә. Барлык очраклар турында да полициягә хәбәр ителә. Шәһәрнең күп урынында күзәтү камералары куелган. Тәртип бозучыларның күбесенең эзенә төшәләр, алар административ җаваплылыкка тартылалар, суд каршына басучылар да булды.
Кыңгыр эш кырык елдан соң да беленә дип белми әйтмәгәннәр. Үзең яшәгән шәһәрнең матурлыгына битараф булучылар, кеше хезмәтен юкка чыгаручылар шул хакта да онытмасын иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев