Хезмәт даны

Кукмара районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Кукмараның йөзе: иске корылмаларга — яңа таләпләр

Биналарның кайберләре инде күптән файдаланылмый, тәрәзәләре ватык, диварлары кубып төшкән, тирә-юнен чүп үләне баскан.

Кукмара көннән-көн матурлана, үсә, үзгәрә. Соңгы елларда шәһәр урамнарында яңадан-яңа биналар калкып чыга, җәмәгать урыннары төзекләндерелә, юллар һәм тротуарлар яңартыла. 

Заманча архитектура элементлары шәһәр мохитенә яңа сулыш өрә, яшәү өчен уңайлы шартлар тудыра. Әмма шушы уңай үзгәрешләр фонында шәһәр йөзен «кызартып» торучы иске, караусыз, ямьсез тышкы кыяфәтле корылмалар да күзгә ташлана.

Аеруча элеккеге җитештерү биналары урнашкан территорияләрдә бу мәсьәлә кискен тора. Шәһәр башкарма комитетыннан алынган мәгълүматларга караганда, элеккеге мех фабрикасы, райтоп, кирпеч заводы, «Сельхозхимия», Нур Баян территорияләрендә караусыз калган корылмалар байтак. Аларның кайберләре инде күптән файдаланылмый, тәрәзәләре ватык, диварлары кубып төшкән, тирә-юнен чүп үләне баскан. Мондый күренешләр шәһәрнең гомуми архитектура ансамблен боза, халыкта да тискәре фикер тудыра.

Район архитекторы Райнур Мөбарәкшин сүзләре буенча, бу проблеманы ике юл белән генә хәл итеп була: кулланылышта булган биналарны тиешле таләпләргә туры китереп төзекләндерү яки бөтенләй кирәксезләрен сүтеп, территориясен чистарту һәм тәртипкә китерү.

«Бина, корылмаларның хуҗалары бар. Алар аны төзекләндерү алдыннан эскиз-проектын эшләтергә, соңыннан безгә алып килергә тиеш. Шуннан соң ул бер ай эчендә комиссия тарафыннан каралып, рөхсәт бирелгәч кенә эшне башларга мөмкин», — дип аңлатты Райнур Илфат улы. 

Архитектор билгеләп үткәнчә, шәһәр мохитенең матурлыгы биналар белән генә чикләнми. Биналарның тышкы кыяфәте генә түгел, аның керү юллары да төзек булырга тиеш. Оешма, кибет, кафе һәм башка учреждениеләрнең элмә такталары да бердәм стильдә, тиешле дизайн һәм таләпләр нигезендә эшләнергә тиеш. Төрле төстәге, төрле үлчәмдәге, тәртипсез рәвештә урнаштырылган язу һәм реклама такталары шәһәрнең эстетик кыяфәтен боза. Биналарга теләсә ничек беркетелгән реклама, белдерүләр дә уңай тәэсир калдырмый.

Шәһәр — ул уртак йорт. Аның тышкы кыяфәте һәркемнең җаваплылыгына бәйле. Милек хуҗалары биналарын карап-төзек тотса, эшмәкәрләр элмә такталарын бердәм кагыйдәләргә туры китереп урнаштырса, ә караусыз калган корылмалар урынында чиста, төзек территорияләр барлыкка килсә, шәһәр тагын да күркәмрәк булачак. Кукмараның киләчәге — безнең кулларда. Аны матур, заманча һәм төзек итеп саклау — уртак бурычыбыз.

Фото: шәһәр башкарма комитеты архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев