Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмаралылар беренче эш тәҗрибәләрен искә алдылар

Сораштыру

Беренче эш нинди кичерешләр калдыруга карамастан, яхшымы ул, әллә юкмы, гомер буена диярлек хәтердә кала. Бәлки кемгәдер ул зур башлангычлар өчен старт мәйданчыгы булгандыр, ә кемгәдер бәяләп бетергесез тәҗрибә бүләк иткәндер. Беренче һөнәрегез тормышта нинди этәргеч бирде? Нәрсәгә өйрәтте һәм ничек ярдәм итте? Бу хакта кайбер райондашларыбыздан кызыксындык.
Алия СӘГЪДИЕВА, Поч.Кучук:
- Мин – белемем буенча инглиз теле укытучысы. Уку йортын тәмамлаганнан соң, туган ягым Починок-Кучук мәктәбенә эшкә кайттым. Бу, мөгаен, тормышымда булган иң матур вакыйгаларның берседер. Әлеге хезмәт мине һәрнәрсәдә яктылык һәм яхшылык күрергә өйрәтте. Теләсә нинди авыр хәлләрдән дә чыгу юлын табып булуына төшендерде. Мин балаларны тоярга, аларның эчке дөньясының бетмәс-төкәнмәс байлыгын күрергә өйрәндем. Шул ук вакытта үзем дә алардан җылылык, яхшылыкның бер өлешен алдым.

Наталья БАКИНА, Кукмара:
- Минем беренче эш урыным - 3нче урта мәктәптә педагог-оештыручы. Бу вакытны әле дә сагынып, җылы хатирәләр белән искә алам, чөнки бик тату коллективта һәм бик күп балалар белән эшләдем. Аларның һәрберсенә аерым игътибар кирәк иде, шуңа күрә стандарт булмаганча фикер йөртергә, төрле массакүләм чаралар уздырырга өйрәндем. Мин оештырган беренче чара - Белем көне уңаеннан үткәрелгән тантаналы линейка. Ул Казандагы Универсиадага багышланган иде.

Нурия КАЮМОВА, Кукмара:
- 1978 елда читтән торып Мәскәү финанс техникумына укырга кердем. Шул ук вакытта Кукмарадагы 30нчы даруханәгә хисапчы булып эшкә урнаштым. Коллективта, нигездә, хатын-кызлар иде. Җәй көне барыбыз бергә дару үләннәре җыярга чыккан истә. Анда ике елга якын хезмәт куйдым. 1986 елда тормышымны суд системасы белән бәйләдем. Карьерам Якутиянең Удачный шәһәрендә башланып китте. 1993 елда бирегә кайтып урнашкач, Кукмара халык судына эшкә килдем, бүгенге көнгә кадәр шунда хезмәт куям. Бәхетем булды: юлымда һәрвакыт үз эшенең осталары туры килде. Аларның җайга салынган, тырыш хезмәте судның барлык  буыннарының да уңышлы эшләвен тәэмин итте.

Маһинур ГАТАУЛЛИНА, Кукмара:
- 1964 елда беренче гимназияне тәмамлагач, Кукмара тегү фабрикасына эшкә урнаштым. Мәктәптә укыганда ук 4нче разрядлы тегүче-моторчы белгечлеген алдык. Коллектив бердәм иде, һәрвакыт бер-беребезгә ярдәм итәргә тырыштык. Хәтеремдә әле: берсендә төшке аш вакытында кесәләр тегеп бетерергә калдым. Ә алар башка партиядән икән. Төшке аштан соң төркем белән аларны яңадан сүтәргә туры килде. Нәрсәгә өйрәтте, дисезме? Дисциплинага һәм теләсә нинди эшне тиз һәм вакытында башкарырга. Фабрикада биш ел эшләгәч, хезмәт биографиямне  ПМК-90 оешмасында дәвам иттем.

Денис, Кукмара-Казан:
- Минем беренче эшем - официант. Аны уку белән бергә алып бару җиңел булмады, әмма тырыштым, чөнки яхшы түлиләр, өстәвенә чәйлек тә акча калдыралар иде. Бу эш вакытны, акчаны дөрес бүлергә, сабырлыкка өйрәтте. Кафега килүчеләр арасында төрле кешеләр очрый иде. Кайберләре сине хезмәтче урынына кабул итә: алып кил, алып кит, тупас итеп эндәшәләр. Әмма күпчелек кешеләр мәрхәмәтле, игелекле иде. Официант – ул вакытлы һөнәр. Мин анда бишенче курсны тәмамланганчы эшләдем. Диплом алгач, үз белгечлегем буенча предприятиегә эшкә урнаштым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев