Хезмәт даны

Кукмара районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Кукмаралылар “Әти-әниләр белән бергә ТДИ, БДИ тапшырабыз” акциясенә кушылдылар

Әлеге акция әти-әниләргә имтихан пункты эшчәнлеге белән танышу мөмкинлеге бирә.

Бүген Манзарас урта мәктәбендә “Әти-әниләр белән бергә ТДИ, БДИ тапшырабыз” акциясе үткәрелде. Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәте инициативасы белән узучы Бөтенроссия акциясе районда традицион чарага әверелде. Бу чара ата-аналарга үз тәҗрибәләрендә БДИ кагыйдәләре, аның барышы һәм биремнәре белән танышырга, аларны үз балаларына аңлатырга уникаль мөмкинлек бирә.

Шәһәребезнең төрле мәктәпләреннән килгән ата-аналарга, район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова һәм башка җитәкчеләргә математика фәненнән имтихан тапшырырга туры килде. Сүз уңаеннан, Резеда Гаянова әлеге акциядә ел саен катнаша. “Математиканы яратам, шуңа күрә бик теләп үз белемемне сынап карыйм” диде ул.

Әлеге акция әти-әниләргә имтихан пункты эшчәнлеге белән танышу мөмкинлеге бирә. Акция барышында әти-әниләр имтиханнарның ничек үтүе, аудиторияләрдә катнашучыларнын эш урыны һәм имтихан уздыруның объективлыгын тикшереп тору ничек оештырылуы белән таныштылар.

Әлбәттә, күпләр дулкынландыргыч мизгелләр кичерә һәм моны яшермиләр дә. Иң элек алар паспорт белән “металл рамка” аппараты аша, аннан соң шулай ук паспорт тикшерүен үтеп, кулларына ручка, кайбер әти-әниләр шулай ук шоколад, су тотып имтихан “үтүче”сыйныфларга уздылар.

Оештыручылар аларны имтихан үткәрү тәртибе белән таныштырганнан соң, биремнәрне эшләп карау мөмкинлеге бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев