Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарадан Рафис Яппаров: Минем эштә иң мөһиме - матурлыкны күрә белү һәм аны кешеләргә җиткерү

Балачактан рәсем ясарга ярата ул. Үсә төшкәч, тимердән, агачтан эшләнмәләр ясауны күңел итә башлый.

Баланың кызыксынуын вакытында күрә белергә, күңелен төшермичә, сәләтен үстерергә кирәк, ди Кукмарада гомер итүче алтын куллы, хезмәт сөючән, матурлыкны тоя белүче, шул ук вакытта тыйнак Рафис абый Яппаров. 

Кукмара урамнарыннан токарь Рафис абыйның йортын эзләп йөргәндә, берәүләр: «Әнә, күрәсезме нарат агачларын, алар аның өй каршында үсә. Сез аның өе яныннан кызыксынып борылып карамыйча үтә алмассыз», - диделәр. Наратлар янына килеп туктагач, каршымда күз явын алырдай матурлык ачылды: чәчәк-гөлгә күмелгән бакчада кулдан ясалган аю, парлы ләк-ләкләр, сулык кырына җыелган төрле кошлар, ә бер читтә зур самовар урнашкан. Ишегалдында үзе ясаган трактор, гөл чүлмәкләре, ә бакчада - кое, гөлләр өчен эшләнгән махсус арка, ял итү урыны, тимердән ясаган зонт каршы алды. 

«Кукмара  - һөнәрчеләр районы, бездә халык бик тырыш, минем кебек кул осталары да күп.  Хезмәт сөючәнлек һәрчак үзенең җимешләрен бирә. Яратып башкарган эш күңелгә рәхәтлек, ямь өсти. Мин илһам эзләп йөрмим, ул һәрчак үзем белән. Минем эштә иң мөһиме - матурлыкны күрә белү һәм аны кешеләргә җиткерү», - дип сүзен башлады һөнәр иясе.

Рафис абый чыгышы белән Ятмас-Дусай авылыннан, ишле гаиләдә алты баланың икенчесе булып дөньяга килә. 1976 елда Кукмарага килеп, автомәктәпкә укырга керә, аннары армия сафларына алынып, Германиянең Дрезден шәһәрендә хезмәт итә. 1981 елда Кукмара кызы Розалия апа белән матур гаилә коралар.

Балачактан рәсем ясарга ярата ул. Үсә төшкәч, тимердән, агачтан эшләнмәләр ясауны күңел итә башлый. Иң беренче хезмәте - әбисенә ясаган арба («тачка»). «Улымның кулларынан гөлләр тама», - дип, әбисе ул төзекләндереп биргән эш коралларын, көянтә-чиләкләрен күрше-тирәсенә күрсәтергә ярата торган булган. «Әти-әни әлеге мавыгуны бик кирәксенмәделәр. Ә әбием һәрчак күңелемне күтәрде, миңа эшләргә этәргеч, көч бирде», - ди үз эшенең остасы. Кечкенәдән үк агач-тимердән кул эшләнмәләре ясап үскән Рафис абыйның һөнәри язмышы шулай алдан билгеләнгән, күрәсең.

Тырыш кешегә эш карышмый, диләр бит. Рафис абыйның хезмәтенә сорау зурдан, аның сыйфатлы эшләнмәләре белән кызыксынучылар шактый. Эшләнмәләрен күрше районнардан, шәһәрләрдән сорап килүчеләр дә күп. «Нинди генә эшләнмә кирәк булмасын, шул Кукмарага килә дә терәлә инде, якында гына шулай оста, зәвык белән эшләүчеләрне табып булмый диючеләр дә байтак», - ди һөнәрче. 

«Бүгенге көндә агач, тимердән генә түгел, башка төрле материаллардан да эшләнмәләр ясыйм. Замана белән алга атларга тырышасы инде. Сораучыларның ихтыяҗын кәнәгатьләндерү өчен һәрчак үз өстеңдә эшләргә кирәк бит», - ди Рафис абый. 

«Ясаган эшләнмәләрен кабатламый, һәрчак ниндидер яңалык кертергә тырыша. Капка-койма бизәкләрен генә ясасаң да җитә бит инде, дия торган идем. Тик ул бер урында гына таптана торган кеше түгел. Аңа һәрчак эшен төрлеләндереп торырга кирәк. Һәр эшләнмәне җиренә җиткереп, камилләштереп эшли. Агачтан ясаган мәчет макеты да моңа бер дәлил булып тора. Бабаларының таланты, осталыгы оныкларыбызга да күчкән. Бүгенге көндә алар Кукмараның балалар иҗат үзәгендә рәсем түгәрәгенә йөри», - дип сүзгә кушылды Розалия апа.

Чит җирләрдә йөреп кайткач кына туган якның матурлыгын, зәвыклыгын тоя, кадерен белә башлыйсың бит. Язмамның герое Рафис абый да шундый фикердә. «Ял итәргә бардык, тик шулкадәр Кукмарабызны сагынып кайттым. Туган як табигатенең матурлыгы эшләргә, иҗат итәргә ярдәм итә», - ди ул. Өй каршына нарат утыртуның да сере бар икән. Алар ел дәвамында яшел калып, өй тирәсен ямьләндереп торалар.

«Күршедә сайлап алган шикелле ярдәмчел кешеләр яши. Аллага шөкер, күршеләрдән уңдык. Үзебезнең Камал урамы бик тыныч, яшеллек күп. Безнең аны тагын да матурлыйсыбыз килә», - диде хуҗалар.

Балачактан мавыккан эшенә тугры калган авылдашым, үз эшенең остасы гына түгел, фанаты булган Рафис абый Яппаровка яшьләргә дә тиңләшергә урын бар, дияр идем. 

Фото: Йолдыз Гыймадиева/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев