Кукмарадан Энгель Дәүләтшин — илебез Герое
«Әти-әнисенә илебезгә мондый батыр ул үстергәннәре өчен зур рәхмәт. Махсус хәрби операциядә илебез азатлыгын яклап шәһит китүе — барыбызның да иминлеген, киләчәген кайгыртуы ул», — диде район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин.
Бүген Кукмара үзенең тагын бер Героен соңгы юлга озатты. Кукмарада яшәүче Дәүләтшин Энгель Фоат улы, үз теләге белән махсус хәрби операциягә китеп, илебезнең азатлыгы өчен башын салды.
Аны соңгы юлга озатырга район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин, район хәрби комиссары Альберт Гомәров, хәрби, иҗтимагый хәрәкәтләр вәкилләре, туганнары, күршеләре, дуслары килде.
«Бүген Энгельне соңгы юлга озатабыз. Әти-әнисенә илебезгә мондый батыр ул үстергәннәре өчен зур рәхмәт. Махсус хәрби операциядә илебез азатлыгын яклап шәһит китүе — барыбызның да иминлеген, киләчәген кайгыртуы ул. Энгельнең рухы шат, җаны җәннәттә булсын», — диде Азат Харис улы үз чыгышында.
.jpg)
Батыр якташыбызны якыннары, туганнары бик ярдәмчел, туганчылыклы, кешелекле иде дип искә алдылар.
«Илебезне саклау — ир кешенең изге бурычы ул. Улым, синен үлемең шәһит үлеме дип атала, Аллаһы Тәгалә боерса, оҗмахның түрендә булырсың, хәер-догаңны биреп кит яме, улым», — диде якташыбызның 98 яшьлек әбисе, тыл ветераны Җиһан апа Әүхәдиева.
Чыгышлар тәмамлангач, Энгель Дәүләтшин хөрмәтенә бер минут тынлык игълан ителде.
Фото: Лилия Нургалиева/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев