Кукмарада Яшьләр көнендә «көбекле» кичә оештырылды
Соңгы яңалыклар

Кукмарада Яшьләр көнендә «көбекле» кичә оештырылды

Мәскәү диджее Денис Агамиров кунакка килде.

Кичә Кукмараның Комсомол мәйданында Яшьләр көне гөрләп узды.

Кукмаралылар өчен төрле тәм-томнар, батут, тир, аквагрим, самокатта йөрү оештырылган иде.

Бәйрәмдә катнашучылар спорт уеннарында, бәйгеләрдә, мастер-классларда көч сынаштылар, үзләренең картиналарын ясадылар.

Шулай ук шәһәр халкына яшьләрнең концерт программасы тәкъдим ителде. Иң ахырдан Мәскәүдән килгән диджей Денис Агамиров катнашында дискотека – «көбекле» кичә оештырылды.

Кукмаралылар һәм килгән кунаклар рәхәтләнеп ял итте, күңел ачты.

Фото: Йолдыз Низамиева/ «Хезмәт даны»

 


Нет комментариев