Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада вакансияләр ярминкәсе узды

Бүгенге көндә район хезмәт һәм мәшгульлек үзәгендә эшсезлек буенча 45 кеше исәптә тора.

«Россия эше. Мөмкинлекләр вакыты» Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсенең төбәк этабы старт алды.

Кукмарада вакансияләр ярминкәсе узды

Районының хезмәт һәм мәшгульлек үзәгендә оештырылган ярминкәдә дә эш эзләүчеләр һәм эш белән тәэмин итүчеләр катнашты. Очрашу барышында районның шәхси эшмәкәр һәм оешма вәкилләре үзләренә кирәк булган вакансияләр белән таныштырды, эш шартлары, графиклары, хезмәт хаклары турында сөйләде. Предприятиеләрнең кадрлар бүлеге хезмәткәрләре һәр эшнең нечкәлекләренә, социаль гарантияләргә тукталды.

Кукмарада вакансияләр ярминкәсе узды

Бүгенге көндә район хезмәт һәм мәшгульлек үзәгендә эшсезлек буенча 45 кеше исәптә тора икән. Вакансияләр саны исә — 246.

«Бүген илнең һәр шәһәрендә, район үзәгендә эшкә урнаштыру ярминкәләре уза. Районда эшче һөнәрләргә сорау бик зур. Ярминкәдә тәкъдим ителгән һәнәрләр буенча да кызыксынучылар булды. Хәзер эш белән тәэмин итүчеләрдән җаваплар көтәбез», — диде район хезмәт һәм мәшгульлек үзәге белгече Энҗе Газизҗанова.

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев