Кукмарада узачак  Яңа ел бәйрәме программасы билгеле булды
Соңгы яңалыклар

Кукмарада узачак Яңа ел бәйрәме программасы билгеле булды

Кышкы каникулларда район халкын һәм кунакларны төрле күңел ачулар, музыкаль кичәләр, ИТЕКфест фестивале көтә.

30 декабрь, 19.00-23.00 сәгатьләрдә — Яңа ел күңел ачулары. «Календарь ачыла — Яңа ел башлана» театральләштерелгән тамаша. «Яңа ел эстрадасы ритмнары!..» дигән бәйрәм концерты (Комсомол мәйданы).

31 декабрь, 20.00-22.00 сәгатьләрдә — «Музыкаль кич» (Комсомол мәйданы).

2-4 гыйнвар, 6-7 гыйнвар, 12.00-15.00 сәгатьләрдә — Кыш бабай резиденциясе эше («Киндеркүл» паркы).

2-7 гыйнвар, 19.00-22.00 сәгатьләрдә — Комсомол мәйданында күңел ачулар.

5 гыйнвар, 10.00-18.00 сәгатьләрдә — «Итек фест» Кукмара итекләре фестивале (Комсомол мәйданы).

7 гыйнвар, 17.00 сәгатьтә — «Күңелле Раштуа» бәйрәме (район Мәдәният йорты).

13 гыйнвар, 19.00-22.00 сәгатьләрдә — Искечә Яңа елны каршы алу (Комсомол мәйданы).

0+

фото: Фәнил Мәрсетдинов


Нет комментариев