Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада рецидивист бергә яшәүче хатынын кыйнаган һәм үтерү белән янаган өчен хөкем ителәчәк

Ир-ат үз гаебен өлешчә таныды.

Кукмара районы прокуратурасы элек хөкем ителгән 41 яшьлек ир-атка карата җинаять эше буенча гаепләү актын раслады. Ул кеше үтерү белән янау, хөкем ителгән зат тарафыннан физик авырлык китереп кыйнауда гаепләнә. 

Эш материаллары буенча, быелның 4 гыйнварында төнлә гаепләнүче Шепшеңәр авылындагы өендә бергә яшәүче хатын-кыз компаниясендә спиртлы эчемлек куллана. Шул вакытта алар арасында конфликт килеп чыга да, ир-ат башта хатын-кызның йөзенә суга һәм аны буа башлый, ә аннары пычак алып, үтерү белән яный. Хатын янауларны чын дип кабул итә һәм полициягә гариза яза. 

Ир-ат үз гаебен өлешчә таныды. Җинаять эше район судына карау өчен җибәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев